Бу хакта ил башлыгы Федераль Җыенга юлламасында җиткерде.
Россиядә “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла башлый. “Күп балалы гаилә нормага, тормыш фәлсәфәсенә әйләнергә тиеш”, - диде ил башлыгы.
Президент шулай ук илдә хәерчелек темасы кискен булуын, 2030 елга бу юнәлештә күрсәткечләр 7 проценттан да ким булырга тиешлеген искәртте. Күп балалы гаиләләр арасында хәерчелек ике тапкырга кимрәк булырга тиеш дигән бурыч куйды Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар