16+

Путин: Россия үз балаларын рухи һәм әхлакый фәкыйрьлелектән саклаячак

Бу хакта президент Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында белдерде.

Бу хакта президент Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында белдерде.

Россия Президенты билгеләп үткәнчә, Англия чиркәве гендер-нейтраль Алла идеясен карарга уйлый. «Монда нәрсә әйтәсең? Гафу ит, Ходаем, нәрсә эшләгәннәрен үзләре дә белмиләр», - дип ассызыклады президент.

Владимир Путин «Көнбатышта миллионлаган кеше үзләрен рухи һәлакәткә китереп җиткерүләрен аңлый. Элиталар, әйтергә кирәк, акылдан язалар, һәм бу, күрәсең, инде дәваланмыйдыр. Ләкин бу аларның проблемалары. Без балаларыбызны якларга тиеш. Һәм без моны эшләячәкбез, балаларыбызны деградациядән, рухи һәм әхлакый фәкыйрьлелектән яклаячакбыз».

Президент ассызыклаганча, Көнбатыш мәгълүмати яктан Россия яшьләренә һөҗүм ясый, шул ук вакытта тарихи фактлар бозыла һәм «мәдәниятебезгә, Рус Православие Чиркәвенә, илебезнең башка традицион дини оешмаларына һөҗүм ясау туктатылмый».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading