16+

Путин санкцияләр турында: Көнбатыш россиялеләрне җәфа чигәргә мәҗбүр итә алмады

Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында Көнбатышның Россиягә каршы санкцияләре турында сөйләде.

Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында Көнбатышның Россиягә каршы санкцияләре турында сөйләде.

 Президент сүзләренчә, АКШ һәм Европа илләре Россия халкын җәфа чигәргә мәҗбүр итү максатыннан илебезгә каршы чикләүләр керткән, әмма көнбатыш «гуманистлары»ның исәпләүләре акланмаган. Владимир Путин 2022 ел нәтиҗәләре буенча тулаем эчке продуктның 2,1% ка кимүе турында әйтте.

Владимир Путин: «Россиягә каршы санкцияләр — ул бары тик бер чара гына. Ә Көнбатыш җитәкчеләре үзләре игълан иткәнчә, максат — безнең гражданнарны җәфа чигәргә мәҗбүр итү. Мондый "гуманистлар" халыкны газапларга мәҗбүр итәргә, шуның белән безнең җәмгыятьне эчтән тотрыксызландырырга телиләр. Ләкин аларның исәпләүләре акланмады».

Россия лидеры билгеләп үткәнчә, Көнбатыш Россиягә каршы хәрби гына түгел, икътисади фронт та җәелдергән, әмма беркайда да бернәрсәгә дә ирешә алмаган һәм ирешә алмаячак. Санкцияләр Көнбатышның үзендә бәяләрнең артуына һәм башка проблемаларга китерде, әмма анда да русларны гаепләргә тырышалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading