16+

Путин спам-шалтыратулар өчен штрафлар турындагы канунга кул куйды

Россиядә спам-шалтыратулар өчен 1 млн сумга кадәр штраф кертелгән.

Россиядә спам-шалтыратулар өчен 1 млн сумга кадәр штраф кертелгән.

Россия Президенты Владимир Путин спам-шалтыратулар, тулы бәясен күрсәтмичә кредитлар һәм микрозаймнарны рекламалау өчен җаваплылыкны кырысландыручы канунга кул куйган. Документ 6 апрельдә рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында пәйда булды.

«Реклама турында кануннарда билгеләнгән электр элемтәсе челтәрләре аша таратыла торган рекламага карата таләпләрне бозу гражданнарга — 10 меңнән 20 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга — 20 меңнән 100 мең сумга кадәр; юридик затларга — 300 меңнән 1 млн сумга кадәр административ штраф салуга китерә», - дип күрсәтелгән документта.

Моннан тыш, яңа канун банклар һәм микрофинанс оешмалары өчен штрафларны арттыра. Бу кредитны яки микрозайны рекламалау, яки аларны түләү буенча ниндидер тәкъдим белән шалтыратуга карый. Моның өчен вазыйфаи затларга 40 меңнән 100 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 600 меңнән 1 млн 600 мең сумга кадәр штраф түләргә кирәк булачак.

Моннан тыш, реклама хәбәрендә тулы бәя вак шрифт белән түгел, ә клиентларны җәлеп итүче тәкъдим бирелгән шрифт белән язылырга тиеш.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading