16+

Путинның матбугат сәркатибенең улы махсус хәрби операциядә катнашкан

Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песковның улы Николайның "Вагнер" шәхси хәрби компаниясе составында яу кырына керүе турында билгеле булды.

Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песковның улы Николайның "Вагнер" шәхси хәрби компаниясе составында яу кырына керүе турында билгеле булды.

Пригожин: Дмитрий Песковның улы ЧВК Вагнер төркеме белән яу кырына керде.

Бу хакта эшмәкәр Евгений Пригожин хәрби хәбәрче Александр Симоновка биргән интервьюсында сөйләде. Пригожин моңа дәлил буларак"Позывной Брюс"телеграм-каналында видео да куйган.

Пригожин бу хакта беренче тапкыр сөйләвен ассызыклады. Аның сүзләренчә, барлык танышларыннан бер генә кеше - Дмитрий Песков үз улын сугышка җибәргән. 

— Янына килде дә, "Гади артиллерист итеп булса да ал" диде, - дип искә ала Пригожин Песков белән сөйләшүне.

"Тездән балчыктан, тузанга батып менә дигән итеп эшләде", - дип өстәде Пригожин. 33 яшьлек Николай Песков 2019 елга кадәр Чоулз фамилиясен йөрткән. Ул Дмитрий Песковның беренче хатыны Анастасия Буденная белән никахында туган. 90 нчы елларда ул әнисе белән Бөекбританиягә күченә, аннары Россиягә кайта. Эшмәкәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading