16+

Рафис Кәлимуллинга суд белән яныйлар?!

Җырчы Рафис Кәлимуллин социаль челтәрдә үзенә янаулары турында хәбәр итте.

Рафис Кәлимуллинга суд белән яныйлар?!

Җырчы Рафис Кәлимуллин социаль челтәрдә үзенә янаулары турында хәбәр итте.

«Неужели артистлар җырлаган өчен суд буенча йөрерләр?» – дип гаҗәплә ул.

2 август көнне аны Казанның бер ишегалдына чыгыш ясарга чакырган булганнар. Анда күчемсез милек ияләре ширкәте бәйрәме булган. Бәйрәм алдыннан артистка Профессор Камай урамы, 10нчы йортның 1нче корпусында яшәүчеләрдән хат, төгәлрәге – кисәтү килгән. Анда ширкәт рәисенең репутациясе начар булуы һәм прокуратура тарафыннан тикшерү эше баруы турында язганнар.

«Сез республиканың хөрмәтле артисты. Шундый чарада катнашып, үзегезнең репутациягә тап төшермәссез дип өметләнәбез. Чыгыш ясарга булсагыз, җәнҗал чыгуга әзер булыгыз, чөнки без – фатир хуҗалары бу чараны финанслауга бернинди ризалык бирмәдек. Бу барысы да безнең рәис эше, ул безнең акчаларны үзе теләгәнчә куллана һәм бернинди хисап тотмый», – дип язып җибәргәннәр.

Кичә, 7 августта, артист 30 июльдә мессенджерына килгән хәбәрләрнең бер өлешен урнаштырды.

«Бушкамы, юкмы икәнен органнар тикшерер (иск. – ишегалдында чыгыш ясау). Соңгы арада аның (иск. – рәиснең) дуслары бик күп чыгыш ясый. Башта өмәдә оркестр иде, хәзер сез. Барлык дусларын тикшерәбез. Күрсәтмә бирү өчен чакыруларына әзер булып торыгыз», – дип язганнар артистка. Рафис: «Проблема юк», – дип җавап юллаган.

"Интертат"

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading