16+

Раил Нургалиев Россия чемпионатында катнашачак. Ришат Гайнетдинов белән Муса Галләмов та

Бу атнада, төгәлрәге,19-21 апрель көннәрендә Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты узачак. Ярышлар «Ак Барс» Көрәш сараенда үтәчәк.

Бу атнада, төгәлрәге,19-21 апрель көннәрендә Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты узачак. Ярышлар «Ак Барс» Көрәш сараенда үтәчәк.

Анда төбәкләрнең җыелма командалары данын теге яки бу төбәк чемпионатында чемпион калган көрәшчеләр яклаячак. Татарстан җыелмасы данын да март башында узган республика чемпионатында җиңгән көрәшчеләр яклаячак: Алексей Абрамов, Илнар Закиров, Ислам Фәлахов, Динар Кәримуллин, Рафаэль Кәлимуллин, Ранис Галимуллин, Азат Габдрәшитов, Булат Мусин, Радик Салахов, Ранис Гыйләҗетдинов

Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров хәбәр иткәнчә, быел исә тагын бер яңалык кертелә. Россия чемпионатында абсолют беренчелек тә үтәчәк. Һәр төбәкнең федерациясе өстәмә 3 көрәшче билгели һәм алар абсолют беренчелектә бил алышачак. Анда җиңгән көрәшчегә дә Россиянең спорт остасы исеме биреләчәк. Татарстаннан да әлеге өч көрәшче сайлап алынган: Раил Нургалиев, Ришат Гайнетдинов һәм Муса Галләмов. Билгеле булганча, Татарстан чемпионатында 115 кг.га кадәр авырлыктагы финалда Ришат белән Раил көрәшендә җиңү Гайнетдиновка бирелгән иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

3

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading