16+

Район башлыгы аягын сындырган

Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин хезмәттәшләре белән футбол уйнаганда аягын сындырган.

Район башлыгы аягын сындырган

Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин хезмәттәшләре белән футбол уйнаганда аягын сындырган.

Башта ул җитди травма алуын аңламаган. Икенче көнне генә аягы сынуы билгеле булган. Бу турыда «Татар-информ»га районның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Хәзер Рамил Муллин култык таяклары белән йөри, ләкин уенда командасының җиңүен сөенеп искә ала.

Травма алуына карамастан, ул спортны ташламаган, көн саен спортзалга йөри. «Аяк сынган килеш нәрсә эшләп булса, барысын да эшли», – ди матбугат хезмәте җитәкчесе Яна Енькова.

Рамил Муллин үзе моңа юмор белән карый, «кулларга яхшы тренировка, култык таякларында йөрү гади түгел икән», ди.

Ул 2023 елны Сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше ел дип игълан иткән иде. «Ел башыннан мин челлендж җибәрдем – спортта 365 сәгать, бөтен кешене кушылырга чакырам», – ди ул. Аны төрле оешмалар, идарәләр, гади кешеләр хуплады.

Чыганак - "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading