16+

Район башлыгы вафат... Коронавирус, диләр...

“Һәрвакыт эш дип янды. Якты хыяллар белән яшәде", диләр аның турында...

“Һәрвакыт эш дип янды. Якты хыяллар белән яшәде", диләр аның турында...

Аскын районы хакимияте башлыгы Ришат Дихин үлеме хакында билгеле булды. Аңа нибары 33 яшь иде. Коллегалары сүзләре буенча, ул коронавирус белән авырган. Табиблар ахыргача аның гомере өчен көрәшсәләр дә, үлем тырнагыннан коткарып кала алмаганнар. Хакимият башлыгы вазифасында ул 2019 елдан бирле, төгәл ике ел  эшләде.

Ришат Марат улы Дихин Аскын районы Үрмияз авылында туып-үскән. “Филология” белгечлеге буенча БДУны тәмамлады.  Соңрак  Дәүләт хезмәте һәм идарәлеге башкорт академиясендә “Юриспруденция” белгечлеге буенча белем алды.

Республика телевидениесендә, БР Язучылар берлегендә, Мәгариф министрлыгында көч салган. 2018 елдан алып Агыйдел шәһәре хакимияте башлыгының социаль сораулар буенча урынбасары, аннары мәгариф бүлеге начальнигы вазифасында эшләде.

“Һәрвакыт эш дип янды. Якты хыяллар белән яшәде. Аның үз районына җитәкче булып кайтуына мин шулкадәр сөенгән идем. Белсәгез иде, аның идеяләре, планнарының никадәр күп икәнен, – дип язган аның курсташы, шагыйрь Алмас Шаммас. – Эшендә янды да. Беркайчан да үзе хакында, йокы турында уйламады. Вәсвәсәләргә, янауларга бирешмәде, һәрчак намуслы, вөҗданлы кеше булып калды. Бу сыйфатлары өчен дустым белән горурланам”.

Студент елларында Ришат белән университетта өстәмә белем бирү курсларында танышкан идем. Аның бу курсларга йөрүе дә белемгә омтылышы турында сөйли. Һәрчак күтәренке кәефле, җор телле, боекмас егет булып хәтердә калыр ул...

Чыганак: "Өмет" газетасы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading