16+

Рекордлар китабындагы супер-әби кем?

Чаллыдан 83 яшьлек Нәзимә Закирова Россия рекордлар китабына эләккән.

Чаллыдан 83 яшьлек Нәзимә Закирова Россия рекордлар китабына эләккән.

Ул «Армлифтинг» номинациясендә «80 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында рус ХАБы» дисциплинасында иң яхшысы булган. 
2023 елның сентябрендә Екатеринбургтагы ярышларда Нәзимә апа «ХАБ» һәм «Двуручный щипковый блок» дисциплиналары буенча чыгыш ясаган. 

– Мин бер кулымның бармаклары белән ун килограмм күтәрдем. Судья минем кулымны күтәрде һәм мин дөнья чемпионы булдым, дип сөйли ул. – Икенчесендә – 11 килограммны, өченчесендә – 14, дүртенчесендә – 15 килограммны күтәрә алдым. Бу күрсәткечләр өчен мине спорт мастеры һәм халыкара класслы спорт мастеры исеме бирделәр. Бу Рекордлар китабында катнашуга гариза язарга илһамландырды. Минем гаризаны хупладылар. 2024 елда җавап килде, мине Россия рекордлар китабына керттеләр. Мин бу казаныш белән бик горурланам. 

2022 елның сентябреннән Нәзимә Гомәр кызы 53 алтын медаль, 49 диплом, җиде Кубок яулаган. Ул шулай ук «Балкыш» бәйгесендә дүрт тапкыр лауреат булган, Яр Чаллы шәһәренең супер-әбисе исеменә лаеклы табылган. 6 декабрьдә ул “Безнең заман герое” республика премиясен алган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading