16+

"Республика өчен зур югалту": танылган җитәкче, көрәшче вафат...

Бүген озак авырудан соң танылган көрәшче, җитәкче, Татарстан Республикасы Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре Гайфетдин Гыйләҗ улы Шәйхиев вафат булды.

"Республика өчен зур югалту": танылган җитәкче, көрәшче вафат...

Бүген озак авырудан соң танылган көрәшче, җитәкче, Татарстан Республикасы Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре Гайфетдин Гыйләҗ улы Шәйхиев вафат булды.

Бүген озак авырудан соң танылган көрәшче, җитәкче, Татарстан Республикасы Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре Гайфетдин Гыйлаҗ улы Шәйхиев вафат булды.

Шактый вакыт "Оргсинтез" оешмасы җитәкчесенең урынбасары, "Синтез" ватерпол клубының җитәкчесе булып торган Гайфетдин ага белән бүген РКБда хушлачаклар.

Шактый вакыт Гайфетдин ага белән бергә эшләгән дусты, танылган көрәшче һәм хөкемдар Әнәс Хәлилов мәрхүм турында кайбер фикерләре белән уртаклашты. "Игелекле кеше булды ул. Һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә омтылды. Мин белгәне генә дә унлап кешене фатирлы итте ул. Бер дә бушка, түләүсез. Җор күңелле, шаян иде, ләкин таләпчән була белде. Эшләгән эшләрендә дисциплина беренче планда иде аның. Көрәште, шактый көрәште. Әле берничә ел элек кенә Миңгәрдә ветераннар арасында батыр калып, квадроцикл яулады. Көрәшчеләргә булышты. "Оргсинтез"да эшләгәндә оешманың командасын булдырды, көрәшчеләр, тренерларны шул оешмада туплады, аларны эш белән тәэмин итте. Бик авыр югалту бу. Гомумән, республика өчен зур югалту".

Фото: sintez-kazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading