Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында яңа җитәкче
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының яңа җитәкчесе итеп Айрат Зарипов билгеләнде. Бу хакта Указ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2015 елның 16 гыйнварында имзаланды. Әлегә кадәр Айрат Ринат улы Зарипов Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсен җитәкләде. Яңа җитәкчене...
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының яңа җитәкчесе итеп Айрат Зарипов билгеләнде. Бу хакта Указ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2015 елның 16 гыйнварында имзаланды. Әлегә кадәр Айрат Ринат улы Зарипов Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсен җитәкләде. Яңа җитәкчене...
Соңыннан «ТАТМЕДИА» агентлыгының яңа җитәкчесе кайбер газета редакцияләренең эшчәнлеге белән танышып чыкты.
БелешмәАйрат Ринат улы Зарипов 1962 елда 8 августында Казанда туган.1984 елда Казан дәүләт педагогика институтында белем ала.1995 елда «Менеджмент» белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый.1984-1985 елларда - Казанда СПТУ-2дә укытучы, ТАССРның Министрлар Советы каршындагы Җәмәгать туклануы идарәсе КПТУ ВЛКСМ комитеты секретаре1987-1988 елларда - Казан трамвай-троллейбус идарәсендә ВЛКСМ комитеты секретаре1988-1991 елларда - ВЛКСМның Казан шәһәре Идел буе райкомы икенче секретаре1991-1994 елларда - Казан каласы Идел буе районының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе1994-2002 елларда - Казан хакимиятендә иҗтимагый оешмалар һәм ММЧ белән элемтә идарәсе җитәкчесе2002-2006 елларда - Татарстан Республикасы Президенты матбугат үзәге җитәкчесе2006-2010 елларда - Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе2010 елның февраленнән Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсен җитәкләде.Россия Федерациясенең 3 нче класслы дәүләт киңәшчесе (2011). Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2007).«Бөтенроссия халык исәбен алуны үткәрүдәге казанышлары өчен» (2003), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» (2005) медальләре, Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенең керсез һәм нәтиҗәле гражданлык хезмәте өчен рәхмәте (2012), Дуслык ордены (2013) белән бүләкләнгән.Өйләнгән, ике кызы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанда туган телләрне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауга зур игътибар бирелә»
-
#Төрлесе
Аюдан ничек сакланырга?
-
#Проектлар
Халык, әйдәгез, Казансуны чистартабыз!
-
#Киңәш сандыгы
Колак «шаулаганда» водород перекисе ярдәмгә килә
-
#Шоу-бизнес
Марат Шәйбәков: “Хәлем тагын катлауланды...”
Комментарийлар