Соңгы көннәрдә социаль челтәрләрдә Ришат Фазлыйәхмәтов белән тормыш иптәше Эльмира арасында мөнәсәбәтләр беткән, дигән сүзләр таралды. "Интертат" газетасы хәбәрчесе Ришатның үзе белән элемтәгә кергән.
- Ришат, Эльмира белән араларыгыз бозылу дөресме?
- Тормыш шулай итә икән инде ул. Аллаһы Тәгалә ничек кушкан, шулай булыр. Әле Марат Яруллин концертына бергәләп барып кайттык. Кешегә берни сиздермәскә тырыштык. Эшләвен әлегә бергә эшлибез. Эльмира – минем концерт директорым. Торуын аерым торабыз.
- Араларыгыз суынуга нәрсә сәбәп булды?
- Анысын әлегә әйтәсем килми. Күңелгә авыррак әле.
- Кайчанрак килешерсез икән?
- Әйтәм бит, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Бәлки, килешербез, бәлки – юк та. 50гә 50 инде. Бәлки, бөтенләй пыр тузышып бетәрбез.
- Гаеп кайсыгызда соң?
- Икебез дә гаепле... Шалтыратып, Эльмирадан сорап карагыз.
- Планнарыгыз зурдан иде кебек. «Гомерлек ярымны таптым, бәби алып кайтырга планлаштырабыз», – дигән идең.
- Күңелсез инде. Ияләшкән идем.
- Эльмира хәзер әниләрендә торамы?
- Юк, минем Казандагы фатирда яши. Мин авылда. Кешегә сиздермәскә тырышкан идек. Маратның концертында да күрсәтмәдек. Әллә кайчан планлаштырылган концерт булгач, анда бармыйча булмый иде.
- Күптән аерым яшисезме?
- 1 айдан артты инде. Мин гел авылда бит, сторислардан күрәсездер.
Әңгәмәне тулысынча биредә укырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
1
0
Борчылма балакай, барда яхшы булыр, ходай ташламасын. Башынны тубэн оймэ, хатын кыздан куп нэрсэ юк. Ин мохиме исэн сау булыгыз, тормышта торле хэллэр була.
0
0
0
0
Юкка борчылма,гайбэт жыючыларнында авызын каплап бергенэ суз эйт, башынны югалтма,узенне хормэт ит,узен тергезгэн доньянны сине хормэт итмэгэн хатын кызга калдырма,эшлэп тапсын,кадерле булыр,балаларында бар онытма,тэуфыйклы бул.
0
0
0
0
Ришат тормышта бер берегезгэ юл куерган ойрэнергэ кирэк. Хэзер тормыш булсын, матур ящик дигэн, яшьлэр аз. Кушылырсыз эле. Тормыш булгач була инде. Тагы упкынга тошэ курмэ, узенне тота кур.
0
0