16+

Росгвардиячеләр югалган өч яшьлек малайны табарга ярдәм иткән

Әнисе улын балалар бакчасыннан алырга килгән, ләкин бинадан чыкканда икенче бер хатын белән сөйләшеп китә һәм баласының чыгып киткәнен сизми дә кала.

Әнисе улын балалар бакчасыннан алырга килгән, ләкин бинадан чыкканда икенче бер хатын белән сөйләшеп китә һәм баласының чыгып киткәнен сизми дә кала.

Росгвардиячеләр әни кешегә югалган өч яшьлек улын табарга ярдәм иткән. Бу хакта "Шәһри Казан"га ТР буенча Росгвардия идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

18 февраль кичендә полиция бүлегенә Яшел Үзәндә яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать иткән, ул улының югалуы турында хәбәр иткән. Ана кеше баласын балалар бакчасыннан алырга килгәнен сөйләгән, ләкин чыкканда башка хатын-кыз белән сөйләшүгә мавыгып китә һәм баланың чыгып киткәнен сизмәгән.
Якында гына булган Росгвардия хезмәткәрләре бу хактагы хәбәр кергәч, балалар бакчасы янына килгәннәр һәм тирә-якны тикшерә башлыйлар. Тиздән хокук сакчыларына Королев урамындагы бер кибеттә өч яшьлек баланың берүзе генә йөрүе турында хәбәр керә.

Уен автоматын карап торган малайны сатучылар күреп алган. Алар аннан әти-әнисенең кайда булуын сораганнар, ләкин тегесе төгәл җавап бирә алмаган. Шуннан соң кибет хезмәткәрләре баланың ялгызы гына йөрүе турында полициягә хәбәр итәләр.
Росгвардиячеләр күрсәтелгән кибеткә килеп җиткәннәр. Югалган баланың шушы икәнен аңлап, борчылган әнисенә аны тапшырганнар. Хатын-кыз тәртип сакчыларына һәм кибет хезмәткәрләренә битараф булмаганнары һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен  чын күңелдән рәхмәт белдергән.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading