Роскомнадзор исеменнән мошенниклар "эшли" башлаган?
Мошенниклар россиялеләргә Роскомнадзор хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып, шул рәвешле шәхси мәгълүматларны җыя башлаган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Мошенниклар россиялеләргә Роскомнадзор хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып, шул рәвешле шәхси мәгълүматларны җыя башлаган.
Ведомствоның Telegram-каналында шул хакта хәбәр ителә. Мошенниклар әңгәмәдәшенә аның абонент номерын алыштырырга маташуларын әйтә, шуннан соң гариза рәсмиләштерергә һәм шәхси мәгълүматларның өченче затлар тарафыннан кулланылмавын тикшерергә тәкъдим итә икән. Шул ук вакытта «Бердәм дәүләт хезмәте порталы»нда кулланучының бармы икәнлеген дә ачыклый.
Аннары мошенниклар тикшерелүче номерга кредит рәсмиләштерүләрен, моны Үзәк Банк раслый алуын белдерә. Ышандыру өчен, кешене, янәсе, кайнар линия белән тоташтыралар һәм Үзәк банк бу сүзләрне “раслый”. Моннан тыш мессенджерга кулланучының үзенә төзелгән кредит килешүе күчермәсен җибәрергә тәкъдим итә. Ә ул ялган килешү чынга бик охшаган, ышандырырлык күренә икән. Шул рәвешле мошенниклар кешенең шәхси мәгълүматларына ия була да инде.
Роскомнадзор кисәтүенчә, ведомство “кайнар линия” операторларының “Дәүләт хезмәтләре порталы” ндагы шәхси сәхифәләргә, гражданнарның кредит тарихларына һәм профильләренә керү мөмкинлеге юк.
Бу көннәрдә РФ Эчке эшләр министрлыгы илдә телефон мошенникларының активлашуын кисәтте. Алар россиялеләрдән сыйфатсыз БАДлар сатып алган өчен компенсация түләргә тәкъдим итә. Компенсация алу өчен гражданнарга салым яки инкассация хезмәтләре өчен түләргә тәкъдим итәләр икән.
Июнь аенда булган туры эфир вакытында Президент Владимир Путин да телефон аша мошенниклык очраклары 25 процентка үсүен искәрткән иде. Олы кешеләрне, ветераннарны шул рәвешле алдаучыларны ул “это просто подонки”, дип атады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Рөстәм Миңнеханов Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады
-
#Язмалар
Биектау районында янгын: “Ярый әле үзебез өйдә булмаганбыз, гаиләбез белән үлә идек...”
-
#Шоу-бизнес
Марат Шәйбәков: “Быел менә беренче мәртәбә без аерым... Кем уйлаган бит”
-
#Язмалар
“Безнең гаилә туган көнен бөтен ил халкы бәйрәм итә”
-
#Җәмгыять
Татарстанда сайлауларга гаилә белән бару матур гадәткә әверелде. Бүләк тә отарга була
Комментарийлар