16+

Россиядә билгеле бер категория кешеләргә яңа төр түләү кертмәкчеләр

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга яңа төр түләү кертергә тәкъдим итәләр.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга яңа төр түләү кертергә тәкъдим итәләр.

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов махсус хәрби операциядә катнашучыларга 13 нче хезмәт хакын түләргә тәкъдим итә, моның өчен алар бер елдан артык хезмәт итәргә тиеш. Бу хакта "Известия" хәбәр итә. Миронов Россия Оборона министрлыгы башлыгы Сергей Шойгу адресына мөрәҗәгать белән чыккан. Парламентарий сүзләренчә, ул бу уңайдан күпсанлы мөрәҗәгатьләр алган. Шул ук вакытта, депутат ассызыклаганча, түләү мобилизацияләнгәннәргә дә, контракт төзегән иреклеләргә дә булырга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading