16+

Россиядә битлек режимы кире кайта?

Коронавирус белән авыручылар саны 70 төбәктә арткан.

Коронавирус белән авыручылар саны 70 төбәктә арткан.

Россиядә COVID-19 белән авыручылар саны узган атнада 48%ка арткан, ә хастаханәгә ятучылар саны 20,6% ка арткан. Бу хакта әлеге инфекциягә каршы көрәш буенча Федераль оператив штаб вәкилләре хәбәр итте.

Коронавирус диагнозы куелучылар саны Россиянең 42 төбәгендә арткан.

Узган атнада ковидтан 7 280 кеше савыккан, бу узган атнага караганда 61,5% ка күбрәк. Бу чорда 14 кеше әлеге чирдән вафат булган.

Россиядә COVID-19 йоктыру очракларының гомуми саны пандемия башланганнан бирле 23 014 969 тәшкил итә, савыгулар саны 22 458 308, ә үлемнәр саны 400 023 кеше.

Белгечләр гриппны ОРВИ һәм башка инфекцияләрдән аеручы төп билгене дә искә төшерә — грипп кискен башлана, температура тиз арада 39-40 градуска кадәр күтәрелә һәм берничә көн төшмәскә мөмкин. Аеруча балаларда югары температура күзәтелә.

Инфекциянең беренче билгеләрен сизү белән өйдән чыкмаска, табиб чакырырга кирәк. Катлаулылыклар килеп чыкмасын өчен табиб киңәшләрен үтәү һәм авыруны аяк өсте үткәрмәү мөһим.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading