16+

Россиядә гаилә ипотекасы программасы 2030 елга кадәр озайтылды

Россия финанс министрлыгы: гаилә ипотекасы 2030 елга кадәр озайтылды.

Россия финанс министрлыгы: гаилә ипотекасы 2030 елга кадәр озайтылды.

Россиядә гаилә ипотекасы программасын 2030 елга кадәр озайттылар. Бу хакта Россия Финанс министрлыгында хәбәр иттеләр.

Документларны 1) 6 яшькәчә бер бала, 2)балигъ булмаган ике һәм аннан да артыграк балалар яисә 3)инвалид бала тәрбияләгән гаиләләр тапшыра ала.  Төбәкләр өчен ставка бердәм һәм ул 6% тәшкил итә, дип билгеләп үттеләр ведомствода. Программадан элек бирелгән ташламалы ипотека кредитлары булмаган очракта гына файдаланырга мөмкин булачак. Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Петербургта кредитның максималь суммасы 12 миллион сум тәшкил итәчәк. Калган төбәкләр өчен 6 млн. сумга кадәр.

Гаилә ипотекасы Ерак Көнчыгыш халкына да кагылачак, дип ассызыкладылар Финанс министрлыгында.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading