16+

Россиядә Күп балалы гаиләләр бердәм реестры эшли башлады

Әлеге яңалык әти– әниләргә тиешле ташламаларны алуны җиңеләйтәчәк.

Әлеге яңалык әти– әниләргә тиешле ташламаларны алуны җиңеләйтәчәк.

1 июльдән Россиядә күп балалы гаиләләрнең бердәм реестры эшли башлады. Анда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр эләгә. Исемлек ярдәмендә әти-әниләр тиешле ташламаларны гадиләштерелгән тәртиптә ала алачак.

Хәзер реестрга ике миллионнан артык гаилә кертелгән. Бу исемлектә булу үзе дә тиешле ярдәмне алу өчен җитәрлек нигез булып тора. Аның ярдәмендә гаиләләр күп балалы таныклык алачак. Киләсе елдан аны Дәүләт хезмәтләре аша алырга мөмкин булачак.

Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдергәнчә, реестр күп балалы гаиләләргә төрле преференцияләр тәкъдим итә торган барлык органнар, структуралар белән үзара мөнәсәбәтләр һәм бәйләнешләр процедурасын гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Искәртеп узабыз, 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading