16+

Россиядә мәни бизе (простата) яман шешен дәвалый торган яңа препарат теркәлгән

Федераль медицина-биология агентлыгы (ФМБА) Россиядә мәни бизе яман шешен дәвалау өчен «Ракурс (223Ra)» исемле препаратны теркәгән.

Федераль медицина-биология агентлыгы (ФМБА) Россиядә мәни бизе яман шешен дәвалау өчен «Ракурс (223Ra)» исемле препаратны теркәгән.

Белгечләр аңлатканча, әлеге препарат сөякләрдәге метастазларны юкка чыгарырга, шул рәвешле мәни бизе яман шеше булган пациентларның гомерен озынайтырга сәләтле. Моннан тыш, ул авырту хисләрен киметергә ярдәм итә, авыртуны баса торган препаратларны куллануны киметергә мөмкинлек бирә. 

Препаратны эшләү Димитровградтагы Россия Федераль медицина-биология агентлыгының медицина радиологиясе һәм онкологиясе федераль фәнни-клиник үзәге базасында алып барылган.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, препарат башка локализацияле шеш процесслары очрагында сөякләрнең метастатик зарарлануын дәвалауда да зур перспективаларга ия.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading