16+

Россиядә пенсиягә вакытыннан алда чыгу яшен киметергә мөмкиннәр

Хәзер ир-атларның пенсия яше 65 яшьтән башлана, ә хатын-кызларның - 60 яшьтә.

Хәзер ир-атларның пенсия яше 65 яшьтән башлана, ә хатын-кызларның - 60 яшьтә.

Россиядә пенсиягә вакытыннан алда чыгу яшен киметергә мөмкиннәр. Тиешле закон проектын Дәүләт Думасына бүген кертү планлаштырыла, дип яза "Известия".

Хәзер ир-атларның пенсия яше 65 яшьтән башлана, ә хатын-кызларның - 60 яшьтә. Ир-атларның иминият стажы 42 ел, ә хатын-кызларның кимендә 37 ел булса, алар пенсия яшенә җиткәнче 24 ай алдан чыгарга хокуклы.

Әмма, инициатива авторлары фикеренчә, вуз һәм техникумнарны тәмамлаучыларның күбесе эшкә бары тик 23-24 яшькә генә урнаша, шуның аркасында пенсиягә вакытыннан алда чыгу мөмкинлеге югала. Бу мәсьәләне чишү өчен, депутатлар хатын-кызларга иминият стажы 32 ел, ир-атлар өчен 37 ел итеп билгеләргә тәкъдим итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

2

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading