16+

Гуманитар ярдәм җыябыз дип, 18 млн сум акча үзләштергәннәр

Татарстанда дәүләт оборона заказы өчен бүленгән 18 миллион сум акчаны урлау очрагы ачыкланган.

Татарстанда дәүләт оборона заказы өчен бүленгән 18 миллион сум акчаны урлау очрагы ачыкланган.

Мошенниклык схемасын оборона-сәнәгать комплексы предприятиесенең өч хезмәткәре оештырган дип шикләнелә.

Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ачыклаганча, предприятие хезмәткәрләре эш күләмен арттырып күрсәтү юлы белән хезмәт хакын исәпләү схемасын уйлап тапкан. Эшчеләргә айлык түләүләрне арттырып биргәннәр, әмма соңыннан акчаның бер өлешен кире кайтаруны таләп иткәннәр.

Имеш, бу акчалар махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыю өчен кирәк булган. Чынлыкта исә алар үзләштерелгән.

Сүз «Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү берләшмәсе акционерлык җәмгыяте турында бара.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге схемага предприятиенең механика-эшкәртү цехы җитәкчесе, аның урынбасары һәм мастеры – 31, 47 һәм 36 яшьлек өч хезмәткәр җәлеп ителгән. Алар кимендә ике дистә кешене мошенниклыкка катнаштырган дип фаразлана.

Әлеге факт буенча аеруча зур күләмдә мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган. Өч шикләнелүче тоткарланган. Казанның Вахитов районы суды аларны сак астына алу турында карар чыгарган.

Тикшерү дәвам итә.

Шул ук темага: Казанда газ белән агуланган ике кеше хастаханәгә эләккән

Бер компания исәбендә – 724 хокук бозу!

Казанда бер яшьлек баланың үлеме белән бәйле остеопат эше буенча суд башланды

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading