Юл йөрү кагыйдәләренә электр велосипедлары һәм самокатларының хәрәкәтен чикләү буенча төзәтмәләр кертү кирәклеге турында инде күптән сөйлиләр. Үзгәрешләр бу җәйгә үк әзер булачак, диелгән иде, Россия Транспорт министрлыгы проектның актык вариантын менә хәзер генә тәкъдим итте. Яңа кагыйдәләр хөкүмәттә каралганнан соң үз көченә керергә тиеш.
Төзәтмәләр буенча, егәрлеге 250 Вт. тан арткан электр велосипедлары һәм самокатлары мопед һәм механик транспорт чараларына тиңләштерелә: аларда тротуардан йөрергә ярамый, ә идарә итү өчен М категорияле таныклык кирәк. Башка берәр категориядә таныклыгың бар икән — М автомат рәвештә бирелә, ә юк икән — "права"га укырга һәм имтихан тапшырырга кирәк була.
"Төзәтмәләрне кабул итсәләр, безнең тормыш шактый катлауланачак инде. Әле рәхәтләнеп йөри идек, — ди берьюлы ике онлайн-кибеттә курьер булып эшләүче студент Мөхәммәд Мирзаголиев. — Электр велосипедларына ияләштек, кайберәүләр хәтта склад урнашкан йортның икенче подъездына да "тәгәрмәчләр"дә бара. Аларны үзеңә сатып аласы түгел, эшләгән урында бирәләр. Кайвакыт 15әр кг. лы заказлар була.
Авыр әйберләрне күтәреп йөрисе килми бит, ә электр велосипедында подъезд ишеге төбенә үк килеп туктый аласың«. Мөхәммәднең машина йөртү таныклыгы юк, димәк, электр велосипедында йөрисе килсә, М категориясен алу өчен өр-яңадан укырга кирәк булачак. Онлайн-кибетнең кушымтасында егеткә «чәйгә» акча күчерә торган җирдә дә «коплю на права» дип язылган.
Бизнес вәкилләрен дә электр велосипедларына тротуардан йөрүне тыю кагыйдәсе хафага салган — форумнардан, социаль челтәрләрдәге шәрехләмәләрдән шул аңлашыла. Машина белән керү юлы булмаган яки катлаулы булган җирләр бар, моңарчы курьерлар анда электр велосипедына яки самокатына утырып, тротуардан җилдереп кенә барып җитә иде. Хәзер ничек булыр? Заказ биргән ризыкны көтү вакыты озынаячак, дип фаразлый эшмәкәрләр.
Егәрлеге 250 Вт. тан, тизлеге 25 км/сәг. тән артмаган велосипед һәм самокатлар механик транспорт чарасына керми үзе, элеккечә индивидуаль мобильлек чарасы (СИМ) булып исәпләнәчәк. Тик курьерларга анда да тротуардан йөрергә ярамый, йә велосипед юлыннан, ул булмаса — машина юлыннан гына йөрисе.
Тычканга үлем, мәчегә көлке, дигәндәй, җәяүлеләр яңа төзәтмәләргә шат кына. Үз зоналарын — тротуарны — тәгәрмәчле һәм моторлылар белән бүлешергә, бәреп китмәсәләр ярар иде, дип, курка-курка йөрергә туры килмәячәк. Ә менә машина йөртүчеләр үз зоналарын башка тәгәрмәчлеләр белән бүлешергә теләрме — бу сорау әлегә ачык кала.
Ясалма фәһемне... кеше алыштыра
Бу вазгыятьтә теләсә кайсы җиргә каршылыксыз барып җитә алган оча торган курьерлар тагын да актуальләшә булып чыга. Ә ике аяклылары белән нәрсә булыр? Эшсез калмаслармы?
Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы статистикасы буенча, безнең илдә бүген 1,5 млн кеше курьер булып хезмәт куя. Казан мэры Илсур Метшин бу ел башында башкалада 4 меңгә якын курьер эшли дип хисап тоткан иде. Бу, әлбәттә, якынча гына. Төгәл санын берәү дә исәпләп бетерә алмый. Курьер булып рәсми эш эзләгән арада өйдә утырасы килмичә генә яки бер хезмәт хакы җитмәгәнгә өстәмә эш буларак эшләп торучылар да бар.
Шулай булса да, хәтта 1,5 млн да — бик зур сан. Технологияләр берьюлы аның хәтле курьерны якын киләчәктә генә алыштырып бетермәс, билгеле. Оча торган курьерлар әле сынау этабын гына уза. Ә дүрт тәгәрмәчлеләре — роверлар Казанда, шулай ук Иннополиста еш күзгә чалына. Светофорда да шулар белән бергә торабыз, юл аша да бергә чыгабыз, тротуарда юл да бирәбез үзләренә, бара алмый бер урында таптанып торсалар, артларыннан этеп, булышып та җибәрәбез. Ләкин Россиянең күпчелек төбәкләрендә бу күренеш һаман да могҗизага тиң. РФ Хөкүмәте мәгълүматы буенча, роверлар илнең 34 төбәгендә генә бар әле.
Комментарийлар