16+

Пенсиягә чыгарга ашыкмагыз: башта хезмәт стажыгызны тикшерегез!

Пенсиягә чыгарга бер-ике ел кала ук хезмәт стажын һәм пенсия коэффициентларын тикшерү мөһим.

Пенсиягә чыгарга бер-ике ел кала ук хезмәт стажын һәм пенсия коэффициентларын тикшерү мөһим.

Татарстан Социаль фонды булачак пенсионерларга документларны алдан барларга киңәш итә.

Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Белгечләр әйтүенчә, пенсиягә чыгар алдыннан стаж турындагы мәгълүматларда төгәлсезлекләр ачыкланырга мөмкин. Кайбер эш чорлары исәпкә алынмаган яки кирәкле документлар җитмәгән булырга мөмкин. Шуңа күрә аларны алдан ук ачыклау һәм төзәтү отышлырак.

Пенсия исәпләгәндә рәсми эш стажы гына түгел, башка чорлар да әһәмияткә ия. Әйтик, армиядә хезмәт итү, балаларны карау, беренче төркем инвалидларны яки 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне тәрбияләү вакыты да исәпкә алынырга мөмкин.

– Кайвакыт кеше җитмәгән мәгълүматлар турында пенсиягә чыгарга җыенганда гына белә. Шуңа күрә документларны алдан тикшерергә киңәш итәбез. Бер-ике ел эчендә эш бирүчедән мәгълүматны ачыклау, архив документларын табу һәм бәхәсле чорларны хәл итү күпкә җиңелрәк, – дип белдергән Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

2026 елда Татарстанда 30 мең кеше хезмәт стажын һәм документларын алдан тикшергәннән соң пенсиягә чыккан.

Быел картлык буенча иминият пенсиясенә гомуми нигездә 1967 елда туган, 59 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 1962 елда туган, 64 яшькә җиткән ир-атлар чыга ала. Моның өчен кимендә 15 ел иминият стажы һәм 30 индивидуаль пенсия коэффициенты булу мәҗбүри.

Хезмәт стажын ничек тикшерергә?

Моны өйдән чыкмыйча да эшләргә мөмкин. Моның өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси счетның торышы турында өземтәгә заказ бирергә кирәк. Анда исәпкә алынган эш чорлары, иминият стажы һәм тупланган пенсия коэффициентлары күрсәтелә.

Әгәр мәгълүматларда хаталар яки җитешсезлекләр тапсагыз, Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Пенсиягә чыгарга әле вакыт бар дип, документларны тикшерүне соңга калдырмагыз. Алдан кайгырту – киләчәктә мәшәкатьләрне киметү дигән сүз.

Шул ук темага: 6,8 һәм 3,3 процент: 2027 елда пенсияләрне ике тапкыр күтәрәчәкләр

Пенсионерларга тагын бер сөенечле хәбәр: пенсияләр кайчан һәм кемнәргә артачак?

Ни өчен 2027 елда беркем дә пенсиягә чыкмаячак?

пенсия. фото ти

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading