16+

Россиядә үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны арткан

Хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны арту турында Роспотребнадзор хәбәр итте.

Хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны арту турында Роспотребнадзор хәбәр итте.

Россиядә үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны арткан, әмма вәзгыять контрольдә тотыла, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның матбугат хезмәте.
"Агымдагы елда хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны арту тенденциясе күзәтелә. Балалар коллективларында төркем учаклары теркәлә. Аерым очракларда да, төркемнәрдә дә авыруның төп чыганагы булып микоплазма тора", - диелә хәбәрдә.
Роспотребнадзор белгечләре эпидсезон башланыр алдыннан хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы белән авыру буенча эпидемиологик вәзгыятьнең катлаулануына юл куймау буенча чараларның тулы комплексын әзерләгәннәр, шуңа күрә вәзгыять контрольдә тотыла, дип ассызыкладылар матбугат хезмәтендә.
Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында иртәнге фильтрлар үткәрү көчәйтелгән, аның барышында югары температура, йөткерү, томау һәм башка симптомнар кебек авыру билгеләре булу-булмавына тикшерү үткәрелә, дип билгеләделәр ведомствода.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading