16+

Россиядә хәмерле эчемлекләр кыйммәтләнәчәк

1 гыйнвардан коньяк һәм аракыга бәяләр 15-17 процентка артачак.

1 гыйнвардан коньяк һәм аракыга бәяләр 15-17 процентка артачак.

Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Петр Щербаченко фаразлавынча, декабрьдә көчле хәмерле эчемлекләр бәясе элекке дәрәҗәдә калачак, ә менә 2025 елдан россиялеләргә аракы, бренди һәм коньяк өчен күбрәк түләргә туры киләчәк. 

Мәсәлән, 0,5 л аракы шешәсе — 349 сум, коньяк — 651 сум, ә бренди 472 сум торачак. Чималга, җитештерүгә, ташуга, акцизларга һәм хезмәт хакларына чыгымнар арту аркасында бәя дә арта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading