Урта Азиядән килгән илебезгә күченеп килгән кешеләргә адресланган белешмәлекне Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык (ФАДН) эшләгән.
Бу хакта «Комсомольская Правда» басмасы хәбәр итә.
* Россиядә дингә карата мөнәсәбәтне халык алдында күрсәтү кабул ителми. Мәсәлән, җәмәгать урыннарында намаз, догалар уку һәм башкалар.
* "Абый" яки "апа" мөрәҗәгать итү туганнар яки якын танышлар булмаган кешеләр белән аралашу өчен яраклы түгел.
* Урамда үтеп баручылар турында туган телдә аралашу һәм башка кешеләр алдында пышылдап сөйләшү килешми.
* Шулай ук "ошаган хатын-кызның яки ир-атның игътибарын җәлеп итәргә тырышып, тавышлар чыгару, сызгыру тыела.
" Эй, девущка, пастой" дип эндәшүче донжуаннар өчен аерым киңәшләр бар. Мәсәлән, шуны истә тотарга кирәк: Россиядә хатын-кызлар ачык кием кияргә ярата, әмма бу әле аларның танышырга әзер булуларын күрсәтми.
Сез ничек уйлыйсыз, бу белешмәлектә нинди тәкъдимнәр җитми?
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар