16+

Россиягә мигрантлар кайдан киләләр?

2023 елда Россиягә чит илдән 560 мең кеше килгән. Аларның күбесе Таҗикстаннан. Мондый мәгълүматлар Росстатның «Россия Федерациясе халкының саны һәм миграциясе» бюллетенендә бирелгән.

2023 елда Россиягә чит илдән 560 мең кеше килгән. Аларның күбесе Таҗикстаннан. Мондый мәгълүматлар Росстатның «Россия Федерациясе халкының саны һәм миграциясе» бюллетенендә бирелгән.

Росстат мәгълүматлары буенча, 2023 елда Россиягә килгән халыкара мигрантларның 55 проценты — ирләр, 45 проценты — хатын-кызлар. Аларның 76 проценты эшкә яраклы яшьтә.

Узган ел Россиягә килгәннәрнең күбесе - Таҗикстанда туганнар (31%). Сан буенча икенче урында Кыргызстаннан килүчеләр (10%), өченче урында Украина, Әрмәнстан һәм Казахстан (9%), дүртенче урында Үзбәкстан (4%) тора. Росстат билгеләп үткәнчә, халыкара мигрантларның 40 проценты Россия гражданнары булып тора.

Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, чит илдән килүчеләр арасында никахта торучыларның өлеше югары – 51 процент. Килүчеләрнең 28 проценты беркайчан да кияүгә чыкмаган яки өйләнмәгән, 5 проценты аерылышкан, 3 проценты тол калган.
Россиягә килгән чит ил гражданнарының төп өлеше урта гомуми белемле (39%). Икенче урында – урта һөнәри белем алучылар (22%). Югары һөнәри белем 9 процент читтән килүчеләрдә бар. Башлангыч сыйныфлар дәрәҗәсендә белем алуны яки аның бөтенләй булмавын Росстат 1,9 процент мигрантлар арасында теркәгән.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 елның гыйнвар-июлендә Россиядән закон бозган 65 мең чит ил кешесен кире туган якларына җибәргәннәр, Россиягә керү тагын 120 мең чит ил гражданы өчен ябык булган. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading