16+

Россиялеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычларын яңача түләттергә ниятлиләр

Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычларны нотариусның башкарма язмасы аша түләттерергә телиләр.

Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычларны нотариусның башкарма язмасы аша түләттерергә телиләр.

Дәүләт Думасы депутатлары Россия гражданнарының торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча бурычларын нотариуслар аша түләттергә тәкъдим ителә. Бу хакта «Известия» басмасы хәбәр итә.

Парламентарийлар фикеренчә, түләү дисциплинасының түбән дәрәҗәдә булуы – торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч туплануга китерә. Кайбер россиялеләр «соңгы чиратта түләргә яки гомумән түләмәскә» принцибы белән эш итә икән. Депутатлар билгеләп үткәнчә, россиялеләрнең акчасы җитеп бетми.

«Бурычны судтан тыш түләттерүнең кирәкле механизмнарының берсе нотариусның башкарма язмасы булырга мөмкин», — дип билгеләделәр депутатлар.

Алар нотариусларның дәүләт мәгълүмат системаларыннан, шул исәптән Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан кирәкле мәгълүматлар алу хокукы бар дип аңлаталар.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading