16+

Путин Көнбатыш санкцияләре аркасында махсус икътисади чаралар турында указга кул куйды

Россия президенты Владимир Путин "АКШ һәм аларга кушылган илләрнең дустанә булмаган гамәлләренә бәйле рәвештә махсус икътисади чаралар куллану турында" указына кул куйды. Документ Кремль сайтында бастырылган.

Указ нигезендә, Россия резидентларына валютада чит ил займнарын бирү һәм Россиядән читтәге банклардагы счетларга валюта исәпләү тыелган.

Экспортерлар 2022 елның 1 гыйнварыннан кертелгән валюта кеременең 80% ын сатарга тиеш.

Россиялеләргә һәм Россия компанияләренә чит илгә займнарны каплауга валютаны күчерү һәм чит илдә үз счетларына валюта исәпләү тыела.

Указ рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading