16+

Россиядә яшәү өчен кирәкле булган дарулар исемлеге арта

Бу исемлектә барлыгы 800ләп препарат теркәлгән.

Бу исемлектә барлыгы 800ләп препарат теркәлгән.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган яңа карар үз көченә керә. Ул яшәү өчен кирәкле булган дарулар исемлеген тулыландыруга нигезләнгән. 
Башлыча алганда, яңартылган исемлеккә дүрт дару кергән. Болар: С гепатиты белән хроник авырган балалар өчен гранулалы глекапревир+пибрентасвир препараты; фенилкетонуриядән интегүчеләр өчен сапроптерин таблеткалары; авыртуны баса торган "Просидол"ның тел астына куя торган формасы; пирфенидон иммунодепрессантларының пленка белән капланган таблеткалары, диелә хәбәрдә. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading