16+

Рөстәм Миңнеханов: Алексеевск-Әлмәт түләүле трассасы буенча хәрәкәтне быел башлап җибәрү планлаштырыла

Яңа юл буенча хәрәкәтне быел башлап җибәрү планлаштырыла.

Яңа юл буенча хәрәкәтне быел башлап җибәрү планлаштырыла.

Бу хакта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасында белдерде.

Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, моннан тыш М7 автоюлын реконструкцияләү дәвам итә. М7 буенча ике полосадан ике якка хәрәкәт Башкортстан чигенә кадәр җиткереләчәк.

ТР Рәисе искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән рекордлы срокларда яңа М12 «Восток» автомагистрале төзелде, аның буенча хәрәкәт итү узган ел ачылган иде. Тизйөрешле магистраль Мәскәү белән Казанны тоташтырды һәм алга таба илебезнең көнчыгышына төзелә.

«М12 трассасы ачылганнан бирле аннан 20 миллион автомобильче файдаланган инде», - дип белдерде Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading