Рөстәм Миңнеханов Сабантуйда ашамлыклар сыйфатын тикшереп торуны көчәйтергә кушты
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, иртәгә Казанның өч мәйданчыгында татар халык бәйрәме Сабантуй була.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, иртәгә Казанның өч мәйданчыгында татар халык бәйрәме Сабантуй була.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сабантуй мәйданчыкларында азшамлыклар сыйфатын тикшереп торуны көчәйтергә кушты. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итте Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, иртәгә Казанның өч мәйданчыгында татар халык бәйрәме Сабантуй була. Тынычлык бистәсе мәйданында БРИКС Уеннарын ябу тантанасы узачак. «Әлбәттә, иминлекне тәэмин итүче структураларга, шулай ук мәдәният һәм туклану өлкәсендә эшләүчеләргә зур йөкләнеш төшәчәк. Ашамлыкларның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү мөһим. Бу аеруча соңгы вакыйгалардан соң актуаль. Роспотребнадзордан тыш, бу эшкә Прокуратурага да кушылырга үтенәм», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Казанда БРИКС Уеннарының финал көне. 10 көн дәвамында ярышларда 85 илдән 4,5 меңнән артык кеше катнашты. 252 комплект медаль уйнатылды һәм тапшырылды. Медаль зачетында беренче урынны - Россия җыелма командасы, икенче урынны - Беларусь, өченче урынны - КХР яулады.
«Без ярышларга зур кызыксыну күрәбез. Россиядән һәм башка илләрдән бик күп җанатарлар килде. Тамашачыларда иң зур кызыксынуны су спорт төрләре, спорт һәм сәнгать гимнасткасы уяткан. БРИКС Уеннары массакүләм мәгълүмат чараларында актив яктыртыла», - диде республика Рәисе.
Чыганак: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Россиядә балалар уенчыклары турында ГОСТ үз көченә керәчәк
-
#Җәмгыять
Татарның аш-сулары да кунаклар дәшә
-
#Язмалар
“Мондый зур балык тотканым юк иде”: көрәшче егет 70 килолы җәен тоткан
-
#Кыскача яңалыклар
Казан үзәгендәге төзелеш мәйданчыгында борынгы кеше сөякләре табылган
-
#Авыл
Аларны уып иснәп, хәтта кабып та карый
Комментарийлар