16+

Рөстәм Миңнеханов СВО геройлары гаиләләренә активрак ярдәм итәргә өндәде

Махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә барлык ташламалар һәм дәүләт ярдәме чаралары тайпылышсыз бирелергә тиеш.

Махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә барлык ташламалар һәм дәүләт ярдәме чаралары тайпылышсыз бирелергә тиеш.

Моннан тыш, СВОда җиңгәннән соң сугышчыларны тыныч тормышка кайтару өчен республикада нәтиҗәле тернәкләндерү системасын җайга салырга кирәк булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Республика җитәкчесе чыгышын татарча башлады, аннары сөйләвен рус телендә дәвам итте. Ул залда бөтен республика горурлана торган СВО геройлары булуына игътибар итте һәм махсус хәрби операция зонасында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.

"Безнең хәрбиләр алгы сызыкта Ватанны саклаган вакытта, төп бурыч – якыннары өчен аларның ышанычын һәм тынычлыгын тәэмин итү. Һәлак булган егетләребезнең гаиләләре турында кайгырту тагын да мөһимрәк. Барлык билгеләнгән ярдәм чаралары һәм ташламалар тайпылышсыз бирелергә тиеш. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калырга тиеш түгел, монда формаль якын килү мөмкин түгел", – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Яңа чакыруларга татарстанлылар бердәм һәм гражданнар теләктәшлеге белән җавап бирә, дип өстәде республика башлыгы. Татарстан фронтка актив ярдәм итә, шулай ук шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызу өстендә эшли, диде Миңнеханов.

"Җиңү безнең кулда булачак һәм безнең геройлар өйләренә кире кайтачак. Алар тыныч тормышка кайта алсын өчен барлык кирәкле шартларны тудырырга тиеш. Бу СВО ветераннарын социализацияләү һәм реабилитацияләү, аларны эшкә урнаштыру буенча тулы бер комплекслы мәсьәләләрне хәл итүне таләп итәчәк. Әлеге эшкә республиканың барлык хакимият органнары, предприятиеләре һәм оешмалары җәлеп ителергә тиеш. Депутатлар корпусыннан бу эшкә актив кушылуын сорыйм", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе парламентарийларга.

Татарстан Рәисенең быелгы Юлламасында республикадан федераль депутатлар һәм сенаторлар, ТР Хөкүмәте әгъзалары, чит ил вәкилләре һәм башка кунаклар катнашты.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading