16+

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгыш ясаячак

Татарстан Рәисе яңа чакырылыш парламент утырышында төбәк өчен төп бурычларны билгеләячәк.

Татарстан Рәисе яңа чакырылыш парламент утырышында төбәк өчен төп бурычларны билгеләячәк.

Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Чыгышында ул җиденче чакырылыш депутатлар алдына бурычлар куячак һәм төбәк үсешенең төп юнәлешләрен билгеләячәк. Юллама Татарстан Дәүләт Советының икенче утырышында Салих Сәйдәш исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак. Турыдан-туры трансляцияне телевидение һәм радиодан иртәнге сәгать 10 да карарга мөмкин булачак.

Утырышта дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләрен, шулай ук предприятие һәм учреждение җитәкчеләрен дә кертеп, 670 кеше катнашыр дип көтелә.

Чыгыштан соң 12 сәгатьтә парламентның өченче утырышы узачак, анда 18 мәсьәлә, шул исәптән 14 республика законы проекты каралачак. Алар арасында-салымнар, бюджет, шәһәр төзелеше эшчәнлеге, җирле үзидарә һәм мәгълүмат системалары турындагы кануннарга үзгәрешләр. Шулай ук төбәктә хезмәт базарына һәм күчемсез милеккә кагылышлы мәсьәләләр дә каралачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading