Элегрәк тулай төбәк продукты 4,3 трлн. тәшкил иткән.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов тулай төбәк продукты күләмен 5 трлн сумга җиткерү бурычын куйды. Бу хакта ул ТР Дәүләт Советына юлламасы барышында хәбәр итте.
"Төп бурыч-барлык тармакларда предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү. Хакимият органнарына бизнеска ярдәм күрсәтергә, комплектлау детальләре белән тәэмин итү логистикасын төзергә, импортны алмаштыра торган производстволарны оештырырга, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга кирәк», - дип йөкләде Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Татарстанда тулай төбәк продукты күләме 4,3 трлн сум тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар