16+

Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучылардан килгән котлау видеосын күрсәтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика көнендә Татарстаннан махсус операциядә катнашучыларның котлавын күрсәтте. Сугышчылар хәрби операция зонасыннан үзләренең туган төбәкләре турында истәлекләре белән уртаклаша һәм татарстанлыларны истәлекле көн белән котлый.

«Республика көне белән иң кадерле котлаулар бүген бөек Ватаныбызны батырларча яклаучы егетләребездән килә. Бу тыйнак солдатлар һәм офицерлар җилкәсендә — чын батырлыклар. Аларның күбесе Батырлык ордены, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән»,—дип язган Татарстан җитәкчесе телеграм-каналындагы видео астына.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны татар телендә котлаган: «Күпме генә рәхмәт сүзләрен әйтсәк дә, алар һәрвакыт аз булачак! Бәйрәм белән! Татарстан Республикасы көне белән! Барыгызга да сәламәтлек телим!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading