16+

"Рубин": беренче уен, беренче гол, беренче уңай нәтиҗә

Казанның “Рубин” футбол командасы яңа сезонны уртак нәтиҗәдән башлады. Ә бит җәмәгатьчелек безнекеләр оттырыр дип фаразлаган иде.

Казанлылар сезонны Мәскәүдә башлап җибәрде. Бер караганда, “Рубин” белән “Локомотив”ны чагыштырып та булмый кебек. Казан командасы соңгы елларда аутсайдер ук булмаса да, уртакул командалар исәбендә йөри. Яшь баш тренер, сезоналды нәтиҗәләре, яшь уенчылар – болар бар да якташларыбыз файдасына түгел кебек иде. Мәскәүнең “Локомотив” командасы исә, Юрий Семин баш тренер булып әйләнеп кайткач та, янә лидерлар исәбендә санала башлады.

Әмма бу спорт. Ә спорт анда көтелмәгән нәтиҗәләр булуы белән кызыклы да. Сезонның беренче матчын казанлылар уртак нәтиҗәгә тәмамлады. Беренче булып исәпне “Локомотив” ачса да (Алексей Миранчукның голы футбол шедеврларыннан саналырга хаклы), тиздән “Рубин” исәпне тигезләде. Узган ел нәкъ менә “Локомотив”та уйнаган нибары 18 яшьлек Хвича Кварацхелия тупны башы белән элеккеге коллегалары капкасына кертә алды. Федераль басмалар язуынча, казанлылар бу уенда өстенрәк тә булып күренгән.

Димәк, өмет бар. Эшләргә дә эшләргә генә. Роман Шароновның баш тренер вазифасындагы дебюты төерле коймак булмады. Афәрин!

Киләсе уенны "Рубин" шулай ук Мәскәүдә җирле "Динамо"га каршы уздырачак. Матч 21 июльдә үтәчәк.

Беренче уенны "Рубин" түбәндәге составта уздыры: Дюпин, Денисов, Сорокин, Уремович, Данченко, Башкиров, Могилевец (Закиров, 70), Иг. Коновалов, Подберёзкин (Степанов, 88), Давиташвили (Кварацхелия, 66), Марков.

Фото: rubin-kazan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading