Казанның “Рубин” командасы Россия премьер лигасына кайта.
Бу уңайдан матч карарга теләүчеләрне “Ак Барс Арена” стадионына “Җанатар картасы” дигән махсус электрон сервис буенча кертәчәкләр.
Җанатар картасы – Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта урнашкан электрон документ. Ул матчларга билет һәм абонемент алу өчен кирәк. Җанатар картасын һәркемгә – уенчыларга, тренерларга, журналистларга, 14 яшькә кадәрге балаларга рәсмиләштерү шарт.
Стадионга кергәндә, билеттан кала, уникаль QR-кодны да күрсәтергә кирәк. Аны Дәүләт хезмәтләре сайтында яисә Дәүләт хезмәтләре кушымтасындагы Җанатар бүлегендә алырга мөмкин. Картаны Дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштерергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар