16+

"Һәрвакыт авыр минутларда аңа таянырга була иде": балыкбистәлеләр зур югалту кичерде

Дүшәмбе көнне Балык Бистәсе халкы үзенең курку белмәс, батыр йөрәкле улын Ленар Хәмит улы Закировны соңгы юлга озатты.

Дүшәмбе көнне Балык Бистәсе халкы үзенең курку белмәс, батыр йөрәкле улын Ленар Хәмит улы Закировны соңгы юлга озатты.

Ул әле шушы көннәрдә генә Украинада барган хәрби операциядә батырларча һәлак булган иде. Бу минутларда табигать тә үзенең сөекле бәндәсен югалтуга чиксез хәсрәтләнгәндәй  һәм борчылгандай иртәдән үк алсу нурларын җир йөзенә сибәргә ашыкмады. Полянка авылының Механизаторлар урамында ул яшәгән йорт каршысына бик күп халык җыелган иде. Биредә батыр хөрмәтенә  митинг булды. Аны  Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов ачып җибәрде.

- Бүген барлык райондашларыбыз өчен олы хәсрәт, без бүгенге тыныч тормышыбызда районыбызның чын мәгънәсендә батыры Ленар Хәмит улы Закировны соңгы юлга озатабыз. Иң элек бу батыр йөрәкле егетнең әнисе Наилә Зыятдин кызы белән әтисе Хәмит Вафа улына чын күңелемнән шундый кыю, курку белмәс, ярдәмчел, Ватаныбызга олы куркыныч янаганда читтә кала алмаган, бүгенге көн герое, чын ир-егет тәрбияли алганнары өчен чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ленарның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге җуелмас, аны халкыбыз бервакытта да онытмаячак, - дип тәмамлады ул үз чыгышын.

Шуннан соң республикабыз хөкүмәте вәкиле  Рөстәм Вәлиуллов үзе исеменнән мәрхүмнең әти-әнисенең олы кайгылары белән уртаклашып аларга  рәхмәт сүзләрен  белдерде, аннары Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнехановның кайгынамәсен җиткерде.

Тыныч тормышыбызда бу сөенечле  митинг түгел иде. Шуңа мондый вакытта җылы сүзләрен әйтүчеләр күп булмады. Ләкин батыр егетнең якын дуслары  якыннарына йөрәк түрләреннән чыккан ялкынлы сүзләрен әйтә алмыйча ничек читтә кала алсын инде? Ленарның  дуслары исеменнән Руслан Дормидонтов та Ленарның кечкенәдән ышанычлы дус, ярдәмчел иптәш буларак һәрвакыт авыр минутларда аңа таянырга була иде, дип дустының әти-әнисенә рәхмәт сүзләрен белдерде.

Районыбыз Үзәк мәчете имам-хатыйбы Хәмит хәзрәт Идрисов олы кайгылары белән уртаклашып, районыбызга берүк мондый мәетләр кайтуы тукталсын, дөньялар тыныч-имин булсын иде, дигән изге теләген җиткарде.

Хәер, митинг көнне һәркемнең күңелендә шундый изге теләкләр булуы биредә булганнарның карашларында ук ачык чагыла иде. Безнең халык тынычлыкны ярата, Бөек Ватан сугышы чорларында тулысынча үз өннәрендә тар-мар иткән фашизмның җәмгыятебезгә кире әйләнеп кайтуын бүген берәү дә теләми.

Идрис Аметов, "Авыл офыклары"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading