16+

Сабыйларыннан баш тартучылар кимегән

Россиядә аналарның яңа туган сабыйларыннан, шул исәптән авыру балалардан баш тарту очраклары соңгы ун елда 4,5 тапкырга кимегән.

Россиядә аналарның яңа туган сабыйларыннан, шул исәптән авыру балалардан баш тарту очраклары соңгы ун елда 4,5 тапкырга кимегән.

Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгения Котова белдергән.
-    Соңгы ун елда бала табу оешмаларында аналары баш тарткан яңа туган балалар саны өлеше, шул исәптән катлаулы чирләре булу белән бәйле рәвештәге мондый карарлар, 4,5 тапкырга кимеде", - ди Котова. 
Ул билгеләп үткәнчә, быелдан яңа туган балалар 40 тан артык тумыштан һәм нәселдән килгән чирләргә тикшерелә. Авырулары ачыкланган барлык балалар диспансер күзәтүенә куела һәм аларны дару препаратлары белән тәэмин итү карала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading