16+

Шаһитлар Брянск гимназиясендәге атыш турында: мылтыкны сызым савытына салып кергән

Брянск гимназиясендә укучыларга ут ачкан кыз утлы коралны тубус эченә яшереп кергән.

Брянск гимназиясендә укучыларга ут ачкан кыз утлы коралны тубус эченә яшереп кергән.

7 декабрь иртәсендә 8нче сыйныф укучысы Брянскның 5нче гимназиясендә ут ача. «Комсомольская правда» мәгълүматлары буенча,  кыз мылтыкны тубус эченә салып алып кергән һәм шуннан ут ачкан. 

Беренче ату тавышлары җирле вакыт буенча 09:30 тирәсендә яңгырый. Беренчел мәгълүматлар буенча, биш кеше яраланган. Тагын берсе җан биргән. Мәктәп укучысы соңрак үзен үтергән. Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн сүзләренчә, әлеге мылтык кызның әтисенеке булган.

— Башта, ату тавышлары ишетелгәннән соң малайлар шаярта башлады. Әмма бу озакка сузылмады, барысы да парта астына яшеренде, ишекне бикләделәр, - дип сөйләгән мәктәп укучыларының берсе «Комсомольская правда» басмасына.

Тикшерү комитеты «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

***

— Тикшерүнең беренчел мәгълүматлары буенча, 14 яшьлек кыз мәктәпкә помпалы мылтык алып килгән, аннан сыйныфташларына төбәп ата башлаган. Бу фаҗигадә ике кеше һәлак булган (аларның берсе җинаятьтә гаепләнүче кыз), биш кеше зыян күргән, хәзерге вакытта алар медицина учреждениесенә китерелде, —дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетында. Хәзер тикшерү бара.

"Аны җәберләделәр. Буллинг аркасында, бәлки, акылдан язгандыр. <...> Ул үз эченә бикләнгән кыз иде (мылтыктан атучы), һәм ул иң беренче малайларга төбәп ата башлады, чөнки алар аны мыскыл иттеләр", — дип сөйләгән РБК басмасына укучыларның берсе.

Ул хәбәр иткәнчә, башта сыйныфташларына ут ачкан кыз класс эчендә корал белән йөри башлаган. Укучыларның бер өлеше парта астына кереп яшеренгән, ә шул кызның дуслары кабинеттан чыгып китә алган, дип билгеләп үтә ул.

Гимназиянең башка сыйныф укучысы, укытучы ишекләрне ябып, чыкмаска кушуын хәбәр итә. Шуннан соң алар дүрт-биш тапкыр ату тавышын ишетәләр, ә аннары балаларны мәктәптән чыгара башлыйлар.

РБКга мәктәпнең тагын бер укучысы сөйләгәнчә, башта алар шартлау тавышы ишеткәннәр, әмма моңа әһәмият бирмәгәннәр, чөнки коридорда ремонт эшләре алып барыла дип уйлаганнар. Аннары икенче тапкыр тагын да көчлерәк тавыш чыккан. Укытучы тынып калган, ләкин соңыннан дәресне дәвам иткән. Шуннан соң сигезенче сыйныфта укучы бер малай кабинетка йөгереп кергән һәм мәктәптә атыш булганын хәбәр иткән, дип сөйләгән ул.

Гимназия укучылары шулай ук РБКга атучы кызның аяк киемендә пычак яшеренгәнлеге турында хәбәр иткәннәр. Бер укучының сүзләре буенча, мәктәп укучысының игезәк сеңлесе бар. 

"Минем балам бу мәктәптә укый, ләкин икенче сменада. Зыян күргән ике баланы гимназиядән күтәреп алып чыгып, ашыгыч ярдәм машинасына алып киткәннәрен күрдем. Тагын икенчесен башка Ашыгыч ярдәм машинасына кертеп тапшырдылар. Хәзер эвакуация тәмамланды. Мәктәптә укулар туктатылды", - дип сөйләгән РБКга 5 нче гимназия укучыларының берсенең әнисе.

Губернатор Александр Богомаз һәлак булган укучының һәм яраланган укучыларның әти-әниләренә ярдәм күрсәтеләчәк дип белдергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading