16+

«Сайлауларда Татарстан халкы янә бердәмлеген дәлилли»

Сәгать 12.00гә булган мәгълүматлар буенча, VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар өчен үз тавышын Татарстан халкының 32,2 проценты биргән.

«Сайлауларда Татарстан халкы янә бердәмлеген дәлилли»

Сәгать 12.00гә булган мәгълүматлар буенча, VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар өчен үз тавышын Татарстан халкының 32,2 проценты биргән.

Барлыгы сайлау хокукына республикада 2 926 245 кеше ия. Сайлау участокларында 16 мең күзәтүче катнаша.

-    Сайлаулар тыныч дустанә мохиттә уза. Сайлау компаниясе игълан ителүдән башлап, төрле сораулар белән “кайнар линия”гә 701 шалтырату булды. Чагыштыру өчен, Россия Президенты сайлаулары вакытында 1300 кеше мөрәҗәгать иткән иде, - диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

 Шул ук вакытта Андрей Кондратьев Белгород, Курск, Брянск өлкәләрендәге коллегалары белән даими элемтәдә булуын әйтте. Бу төбәкләрдә сайлаулар аеруча авыр шартларда үтә. Татарстан һәрчак бу төбәкләр өчен терәк булырга әзер икәнен җиткерде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе. 

Белгород өлкәсенең сайлау комиссиясе рәисе Игорь Лазарев видеоэлемтә аша кушылып, ярдәм һәм игътибар өчен рәхмәтен әйтте.

-    Белгород өлкәсендә вазгыять җиңелләрдән түгел. Курск һәм Брянск өлкәләрендә шулай ук. Без күршеләребез өчен дә борчылабыз. Халык бар сынауларны кыюлык белән уза. Чик районнарда хәлләр аеруча авыр. Атышлар, ракета һөҗүмнәре куркынычы көн дә саклана. Шуңа күрә бүген сайлау комиссияләренә шундый шартларда эшләргә туры килә. Инде менә хәзерге вакытка 5 тапкыр сиреналар кабызылды. Безгә комиссия әгъзаларын шушындый шартларда эшләргә өйрәтергә, тавыш бирүне үткәрүнең куркынычсызыгын тәэмин итәргә туры килә - дип сөйләде Игорь Лазарев.

Белгород өлкәсенең сайлау комиссиясе рәисе билгеләп узганча, бөтен ил Татарстанның үсешен күрә һәм бүген шушы сайлауларда Татарстан халкы янә бердәмлеген күрсәтә.

-    Безнең көч һәм җиңү бердәмлектә. Бердәм булганда гына без теләсә-нинди авырлыкларга каршы тора алачакбыз, - дип ул республикага уңышлар теләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading