16+

Сак булыгыз: Татарстанда кызамык йоктыручылар арткан

Бүгенге көндә Татарстанда кызамык йоктырган авырулар белән элемтәдә торучы 6,8 мең кеше теркәлгән. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

Бүгенге көндә Татарстанда кызамык йоктырган авырулар белән элемтәдә торучы 6,8 мең кеше теркәлгән. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, февраль-март айларында республикада 13 расланган кызамык йоктыру очрагы теркәлгән. Аларның барысы да чит илләрдән кайткан кешеләрдә ачыкланган.  Шул ук вакытта 13 очракның 11е — Таҗикстаннан кертелгән. Шулай ук бүген республикада тагын 7 кызамык очрагы расланган.

— Новосибирск һәм Төмән өлкәсеннән кайтучыларда кызамык табылып тора, - дип өстәде Авдонина.

Ул кызамыкның таралучан инфекция булуын искәртте, ул һава-тамчы юлы белән йога. Шул сәбәпле Татарстанда әлеге чирне йоктыручылар тиз тарала. 

— Кызамык вентиляция юллары буенча тарала, шуңа күрә подъезды һәм тулы бер йорты белән дә бу чирне йоктыру очраклары бар. Бу яктан контактлы кешеләр арасында мәҗбүри вакцинация үткәрү кирәк. Әгәр дә подъезд ишегегездә "Кызамык очраклары ачыкланды һәм сезне вакцинациягә чакырабыз" дигән белдерү күрсәгез, бернинди очракта да моннан баш тартырга, карышырга ярамый. Кызамык-бик авыр һәм мәкерле авыру, аеруча олылар авыр кичерә моны. Шуны искәртим, кызамыкка каршы вакцинация бушлай үткәрелә, — диде Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading