16+

Саклагыз балаларны!

Татарстандагы интернатларда һәм приютларда 12 мең бала тәрбияләнә. Аларның 75 процентының әти-әниләре исән килеш ятим.

Саклагыз балаларны!

Татарстандагы интернатларда һәм приютларда 12 мең бала тәрбияләнә. Аларның 75 процентының әти-әниләре исән килеш ятим.

Министрлар кабинетында, 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Татарстан Республикасында бала хокукы буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина журналистларга үзенең уй-фикерләрен җиткерде.

- Эчүчелеккә, наркотикларга бирелмәскә кирәк. Республикада ел саен бер мең кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителә, болар - сәрхүшләр һәм асоциаль, ягъни, тотнаксыз-тәртипсез яшәү рәвеше алып баручылар,- дип сөйләде Гүзәл Удачина.
Татарстан Президенты ярдәмендә 2011 елдан бирле "Видеопаспорт" проекты гамәлгә ашырыла. Интернатта тәрбияләнүче бала катнашында 40 минутлык фильм төшерелә һәм әлеге фильм социаль челтәргә федераль порталга куела. Шушы фильмнар аша 186 бала үзенең яңа гаиләсен тапкан. Быел тагын 50 фильм төшереләчәк. "Аеклык ноктасы" ("Точка трезвости") проекты да эшли.

- Республика хөкүмәте "Налтрексон пролонг" даруы сатып алу өчен Сәламәтлек саклау министрлыгына 5,4 миллион сум акча күчерде. Утыз алты хатын-кыз алкоголизмнан дәвалануның алты айлык тулы курсын узды. Нәтиҗәдә, интернатка урнаштырылуга "кандидат" булган 98 бала гаиләләрендә калдырылды, - диде Гүзәл Удачина.

Интернатка алынган унбер бала, акылга килеп, эчми башлаган әти-әнисенә кире кайтарылган. Әлеге ата-аналарга сәрхүшлек юлына кабат кереп китүдән бик нык сакланырга кирәк булачак. Муниципаль берәмлекләрдә "Балалар җәмәгатьчелек кабул итү" хезмәте булдырылган. Бала хокукы буенча вәкаләтленең 53 җәмәгать ярдәмчесе эшли, алар урыннарда җәмәгатьчелекне кабул итә.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading