Бүген Татарстанда VII чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау уза.
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов иртүк сайлауларда тавыш бирде. Ул 107 гимназиядә урнашкан сайлау участогында булды.
«Сайлауларда тавыш бирү – һәр кешенең бурычы. Ник килдең, ник киттең кебек сораулар монда гомумән урынлы түгел. Бу безнең бурычыбыз. Без үзебезнең язмышны сайлыйбыз. Бу безнең хокук, без үзебез өчен сайлыйбыз», – диде ул журналистларга.
Салават Фәтхетдинов сайлауларга тормыш иптәше белән бергә килгән иде. Сайлауларга килүчеләрне гимназия ишегалдында җыр һәм биюләр белән каршылыйлар.
Искәртеп узабыз, сайлау участоклары бүген 7:00 сәгатьтән эшли башлады, кичке 20:00 сәгатькә кадәр тавыш бирергә була.
Татар Информ
Комментарийлар