Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Осиново бистәсендәге "Салават күпере" торак комплексын төзү эшләренең озакка сузылганлыгына канәгатьсезлеген белдерде, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.
-Төзелеш мәйданнарында вазгыять ел башындагыча кала бирә. Вәгъдә ителгән торак булмау сәбәпле, кешеләр фатир яллап торалар. Графиктан җитди артка калу гражданнарның хакимияткә ышанычын киметә, -дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллинга.
«Беренче чираттагы бурыч - йортларны төзеп бетерергә кирәк. Кешеләр белән бәхәсләшеп торуның бернинди мәгънәсе юк. Алар безгә ышаныч баглады, димәк, ул ышанычны акларга кирәк! Мәсьәләне хәл итү юлын табыгыз, кирәк икән, - подрядчыны алыштырыгыз, ләкин торак тапшырылырга тиеш", - дип таләп итте Татарстан Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар