Салават Фәтхетдиновның бүген туган көне.
Гомер бәйрәменә иң беренче булып иң зур бүләкне сыеры ясаган. Җырчы инстаграм сәхифәсендә: "Минем бүген туган көнем. Әле бүләк биргән кеше юк. Сыер менә бозау бүләк итте. Карагыз аның матурлыгын", - дип, яңа туган бозавын күрсәтте. Инстаграм язылучылары "Авыл малае икәнлегең әллә каян күренә», «Сыер бозаулау зур бәйрәм инде ул», «Бәрәкәтле мал булсын», «Бик матур бүләк», — дип яза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар