16+

Сайлау бәйрәм рухында башланды

Бүген сәгать сигездән ике меңнән артык сайлау участогы ишекләрен ачты. Барлыгы 2824 сайлау участогында тавыш биреп булачак.

Бүген сәгать сигездән ике меңнән артык сайлау участогы ишекләрен ачты. Барлыгы 2824 сайлау участогында тавыш биреп булачак.

Мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин тавыш бирү турында беренче мәгълүматлар, сайлау барышы белән таныштырды.

-Иртәнге сәгать сигездән үк сайлау участокларында чират. Халыкның кәефе әйбәт, участокларда бәйрәм рухы, йөзләрдә елмаю. Барысы да тыныч башланып китте. Сайлаулар оешкан төстә бара. Барысы да законлы, ачык төстә узар дип ышанам. Федераль закон нигезендә сайлаулар сәгать 20.00гә кадәр дәвам итәчәк,- диде Әгъзам әфәнде. - Сайлау участокларында сайлаучыга икешәр бюллетень биреләчәк. Ә менә республикадагы кайбер районнарда сайлаучылар 3 бюллетень алачак. Россия парламентына сайлаулар белән бер үк вакытта утыз алты муниципаль районда җирле советларга да депутатлар сайланачак.
Республикада сайлау участокларында 12 мең 500ләп күзәтүче эшләячәк. Кайбер партияләр үз күзәтүчеләрен билгеләмәгәннәр. Шулай да алдагы сайлаулар белән чагыштырганда, быел күзәтүчеләр саны ике тапкырга диярлек арткан. Сайлау барышын чит илләрдәге төрле оешмалардан килгән унҗиде Халыкара күзәтүче карап торачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading