Балалар чирләп киткән очракта, әти-әниләргә педиатрны өйгә чакырырга киңәш итәләр.
Скопировать ссылку
Балалар чирләп киткән очракта, әти-әниләргә педиатрны өйгә чакырырга киңәш итәләр.
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы балаларны бер сәбәпсез йогышлы авырулар хастаханәсенә алып килмәскә киңәш итә. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков фикеренчә, биредә теләсә нинди чир йоктыру мөмкинлеге арта. Хәзерге вакытта коронавирус белән авыр дәрәҗәдә авыручылар юк дәрәҗәсендә, әмма бу тынычланырга кирәк дигән сүз түгел.
— Шул ук вакытта бер сәбәпсез, үз белдегегез белән баланы йогышлы авырулар хастаханәсенә алып килмәвегезне үтенәбез. Башка төр чир йоктыру мөмкинлеге арта. Педиатр чакырыгыз, ул баланы тикшерер,- ди Владимир Жаворонков.
Комментарийлар